Видео доступна только в полной версии Мой Мир.
Полная версияАвторская песня к 70-летию Победы! ҮЛЕМСЕЗ БАТЫРЛАР. ГӨЛНУР ГЫЙМАДИЕВА музыкасы һәм сүзләре
Авторская песня к 70-летию Победы! ҮЛЕМСЕЗ БАТЫРЛАР.1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.Язылды 28.03.2015 ел.ГӨЛНУР ГЫЙМАДИЕВА музыкасы һәм сүзләре.70 ел үтсә дә, 80 ел үтсә дә,Онытылмый кайтмый калганнар.Ятып калган җирдән һәйкәл булып калкып,Әйтерсең лә сафка басканнар.Сугыш чукмарлары баш калкыта һаман,Сусап тагын кеше канына.Безнең туган илебез ай-һай бигрәк матур,Кан – яшьләргә батмасын гына.Кайтмаган балалар, кайтмаган балалар,Күз – яшьләре кипкән аналар.Кайтмаган җанашлар, кайтмаган батырлар, Гомер буе көтә хатыннар.Кайтмаган әткәйләр, кайтмаган әтиләр,Үксеп – үксеп елый ятимнәр.70 ел узса да, 90 ел узса да,Онытылмый яуда калганнар.Ятып калган җирдән калкып, һәйкәл булып,Гүя ил сагында торалар.Илебез сагында торалар.Казань © 2015.