• Отдохни от забот
  • Стань королевой
  • Для милых дам
  • О группе
    Название:
    Еникей-Чишмә́(Түбән Кыерлы) авылы
    Описание:
    Еники-Чишмә́ (Түбән Кыерлы) авылы, Мамадыш районында. География Мамадыш шәһәреннән 60 км көнбатыштарак, Бөрсет елгасының уң кушылдыгы буенда. Тарихы 18 йөздә нигез салына. 18 йөздә - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Еники-Чишмәдә мәчет, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1150,4 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостенда. 1920 дән ТАССРның Мамадыш кантонында, 1930 ның 10 августыннан - Мамадыш, 1935 нең 10 февраленнән - Кызыл Йолдыз, 1959 ның 26 мартыннан Мамадыш районында. Халкы 2010 елда 164 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1859 да - 657, 1897 дә - 889, 1908 дә - 1064, 1920 дә - 1128, 1926 да - 907, 1938 дә - 836, 1949 да - 836, 1958 дә - 511, 1970 тә - 494, 1979 да - 365, 1989 да - 241, 2002 дә - 181 кеше Икътисад Халкының төп шөгыле - кырчылык, сарык асрау Мәгариф Башлангыч мәктәп Мәдәният Клуб
    Интересы:
    @@@
    Количество участников:
    23