• Отдохни от забот
  • Стань королевой
  • Для милых дам
  • Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    29 октября 2016 в 18:55
    • Удалить
    Тәрәзәгә карап хайран калам...
    Тышта бөртек бөртек карлар ява.
    Бар табигатьне пакъландырып,
    Әйләндереп доньяны яңа..яңа.

    Бөртек бөртек карлар ява,ява,
    Ак карлардан ясап - ак келәм..
    Ак төсләрдән ясап матур бизәк,
    Кәефләрне үзгәртергә теләп.

    Миндә шул пакълыкка төреләм...
    Карның бөртекләренә үреләм...
    Кар бөртекләренә ияреп...туа,
    Яңа хислэр...хисләр!Миндә беләм.Наҗия.П.2016.октябрь
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:36
    • Удалить
    Күпне күрмә,күп ишетмә,
    Шуннан юктыр, яхшысы...
    Күп сөйләүнең юк файдасы,
    Диеп әйтәдер башлысы..

    Болганган суларга кермә,
    Ишек ачма дошманга.
    Серләреңне әйтә күрмә,
    Күз күрсә дә....ышанма.

    Кайчак әче эсселәрнең,
    Йөрәгеңне өтсә ялкыны.
    Күңелләрне өшетәдер,
    Туганыңнан килгән салкыны...

    Барысы да берчак үтәр,
    Эрнемә син юкка,елама.
    Үткәннәргә ачу тотма,
    Бәхетсез мин дип, уйлама.

    Кеше сүзләренә карап,
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:31
    • Удалить
    Мин бүгеннән килеп пенсияда,
    Бакчама кишер,суган утыртам...
    Олы бәйрәмнәр килгәндә,
    Кунак жыеп корьян укытам...

    Мин бүгеннэн килеп пенсияда...
    Ябынырмын инде ак яулык.
    Тисбе алып кулларыма,
    Ходаемнан сорармын саулык....

    Мин бүгеннэн килеп пенсияда...
    Йорергэ тугел хәзер эшкә....
    Тик шулай да эшләгәнем,
    Яфалар инде кереп төшкә...

    Кунактан кунакка йөрермен,
    Язырмын куп шигерьләр...
    Оныкларым нәнәкәем диеп,
    Яннарым да йөрерләр!!!

    Менэ житте заманалар,
    Әйтергә калсын "лафа"
    Исәнлектә,шатлык белән,
    Яшәргә күрми ..яфа.

    Мин бугеннэн пенсияда......Нажия.П.2016...4 май!!!!
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:26
    • Удалить
    Балан чәчкәсен өздең дә,
    Миңа бүләкләр иттең.
    Күз нурым дип иркәләп,
    Иреннәремнән үптең..

    Күзләремә карадың да,
    Өзелеп сөям дидең...
    Көтмәгәндә ишетүдән,
    Бер өшедем..бер көйдем.

    Назлы карашың белән,
    Өзгәләдең йөрәкне..
    Синең.кайнар хислэрен,
    Белмим,миңә кирәкме?

    Балан чәчкәсе исеннән,
    Кабынгандыр... хисләрең..
    Чәчкә гомерләре кыска,
    Сөюең сүнсә,нишләрмен?

    Балан чәчкәләрен кочып,
    Калдым тирән уйларга...
    Кирәкмидер җинел генә,
    Хисләр белән уйнарга...Нажия.П.май.2016.
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:24
    • Удалить
    Алсу таң сызылып атканда,
    Әнием төшләремә кердең....
    Әйтерсең лә син дә күкләрдән,
    Өзелеп сагынуымны белдең...

    Киңәшенә мохтаж чакларым да ,
    Ташладың да киттең, ялгызым....
    Йөрәккәем өзгәләнгән чакта,
    Бигрәк инде җитми бит назың...

    Төшләремә килеп кердең дә,
    Куенына алып бер сөйдең....
    Моңсу гына күзләремә карап,
    Бердән-берем бит син дидең...

    Донья чәчкәләргә төренгәндә,
    Ачы язмыш салды утларга..
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:21
    • Удалить
    Син бит мине узең теләп,
    Эзләп таптың түгелме.?!
    Хисләреңнең чынлыгы,
    Тетрәтте... күңелемне.

    Күзләремә карадың да,
    Бирмим,- дидең,- ятларга...
    Мин дэ кинәт риза булдым,
    Кул тотышып атларга.

    Төнбоек чәчкәсен җыеп,
    Чәчләремә кададың..
    Күл өстенә балкып төшкән,
    Йолдызларны санадык.

    Карашыңнан сизеп торам,
    Бер утларда янасын...
    Күнелемдә моңнар туа,
    Бер елмаеп карасаң....

    Менә.шулай көтмәгән дә,
    Хисләреңә урадың...
    Сөюләргә уралдым да,
    Бәхетем дип юрадым....Наҗия.П.2016.апрель
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:21
    • Удалить
    Үкенерлек... әйтмә, син сүз...
    Күңелемнең нечкә чаклары.
    Үткәннәрне барлыйм бүген,
    Язмышымның күпме таплары...

    Үткәннәрне барлыйм бүген,
    Килгән язларымны... көзләрен...
    Ишетәсем килә,әнкәемнең
    Балакаем,- дигән сүзләрен...

    Үткәннәрне барлыйм бүген,
    Нинди хисләр эзен калдырган.
    Яшьлегемнен беренче сөюе,
    Йөрәгемне күпме яндырган .

    Дөреслекне эзләп ялгышулар,
    Югалтулар аша табулар.
    Капма -каршы килеп аңлашулар,
    Дулкыннарга каршы агулар....

    Үткәннәрне барлыйм бүген,
    Үргә карап атлау,гәилә шатлыгы..
    Үткәннәргә йомгак ясап яшәү,
    Бигрәк икән... бигрәк катмарлы..Наҗия П. май.2016 ел.
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:21
    • Удалить
    Йөрәгең шашынып типкәндә...
    Шул чакта нишләргә?
    Сүзләрдән күңелең өтелсә,
    Иренне тешләргә?
    Барасы юлларын кинәттән,
    Өметсез өзелсә....
    Әйтергә теләгән уйларың,
    Нокталар булып тезелсә....
    Шул чагын нишләргә?
    Тын.гына көтәргә?
    Аз гына булса да көтәргә...
    Э, шуннан? шуннан соң....
    Үкенми борылып китәргә!
    Тагы да өметләр итәргә.....Наҗия.П.2016 август..
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:20
    • Удалить
    Дулкыннарын кага елга,
    Ярдан ярга сугылып.
    Күңелләрдә хисләр кала,
    Уелыплар уелып.

    Хисләр дә бит дулкындай,
    Эзлидер үз ярларын.
    Сөюләргә сусаганнар,
    Тапсын сөйгэн ярларын.

    Сөйгэн ярлар калсын янда,
    Аермасын иде язмышлар...
    Ярдан ярга сугылып,
    Юк булсыннар, ялгышлар....Наҗия.П.2016.август
    Кояш нурлары...Нажия Прокопец(Магасумова)
    28 октября 2016 в 18:19
    • Удалить
    Чакыр диеп җыр җырлыйсың,
    Ничек соң чакырырга?
    Мин чакырып,син килмәсәң,
    Калыр бит укенергә...

    Юл чатларына чыгармын,
    Матур күлмәгем киеп.
    Мин елармын,син килмәсәң,
    Күз яшенә.төелеп.

    Суыныр куйган чәйләрем,
    Тәме китер коймакның.
    Үләннәрнең яме бетер,
    Тапый тапый сукмакның.

    Көтмә, минем чакырганны,
    Күңелең белән сиз генә.
    Өзелеп сагынсаң мине,
    Кил...кил үзең тиз генә.......Наҗия.П.август 2016.