Ашыгасың (рингтон)Вәсилә Фаттахова0:34
Их, буран...
Беркемгә хаҗәтем юк, диеп,
Җил йөри, сукранып урамда.
Хыялым өермә минем дә,
Тынгылык сулышы – буранда.
Аклык ул һәрвакыт шатлыкмы –
Тоташкан җир һәм күк арасы.
Маягы күз йомган дөньяга
Таякка тотынып барасы...
Каршыма киереп ачкан да
Сарае ишеген ак буран,
Башыңны и, диеп эндәшә,
Эзләсәң сукмакның такырын.
Их, буран, белмисең хәлемне –
Миңамы сукмакның такыры?
Язмышым – катканак юлларда,