“Телебезне бетерәләр”,-диеп,
Шигырь арты шигырь языла…
Сүзен әйтер вакыт килеп җиткәч,
Курка татар,курка,тартына...
“Телебезне бетерәләр бугай”...
Халкым иртән тетрәп уяна...
Янәшәдә
Нигә кирәк, диеп,туган телем,
Татар яный туган халкына...
Бу хурлыкка ничек түзәр йөрәк???
Китәр төсле беркөн ярылып...
Үз илемдә телгә ,милләткә
Һөҗүм барган чакта ябырылып.
Кайда соң сез газиз халкымың
Курку белмәс батыр уллары?
“Телебезне бетертмибез!”диеп,
Күтәрикче башны югары!
Татар дигән горур исемебезне
Саклап калыйк әле ,татарым!