***РӘХМӘТ ӨЙРӘТҮЧЕМӘ***
****************************************
Өйрәттең син яратырга ,
Сөяргә , сөелергә...
Кыенлыкларны җиңәргә ,
Хәтта , үргә менәргә .
Өйрәттең син күп нәрсәгә,
Санап бетәрлек түгел .
Рәхмәтлемен сиңа мәңге ,
Сөенәм шуңа бүген .
Өйрәнүем - үзем өчен,
Әлбәттә, моны беләм .
Аралар тик өзелмәсен,
Күрешик синең белән .
Өйрәттең син бик күпләрне,
Ачтың тормыш серләрен .
Кеше иттең , юл күрсәттең,
Укыттың кайберләрен...
Өйрәтүчем , синең өчен
Ниләр эшли алам соң?..
Бәхет теләп калам сиңа,
Чын күңелдән - бары шул!
************************************
САНИЯ Г. 08.06.2015 ел.