• Только для взрослых
  • Военные игры
  • Крутые тачки
  • Блог. Айрат
    12 мая 2020 в 08:08
    • Удалить
    Рәхмәт дуслар, барчагызга,
    Котлауларыгыз өчен!
    Сез котлагач, валлаһидыр,
    Арткандай булды көчем.
    Күтәрелде кәефләрем,
    Авыз менде колакка.
    Гүя, мине Алла үзе
    Алды җылы кочакка.
    Рәхмәтлемен чиксез Аңа,
    Чын дусларым булганга!
    Сезле, якты, нурлы, гөлле,
    Киң дөньяга туганга!
    Рәхмәт бик зур , барчагызга,
    Сау-сәламәт булыгыз!
    Җырлансын бәхет көендә,
    Дәртле яшәү җырыгыз!
    12.05.2020
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    7 мая 2020 в 08:50
    • Удалить
    Миңа җитми иркә назың,
    Җитми кайнар кочагың.
    Көннән-көнгә сүрәнләнә
    Тормышымның учагы.
    Дөрли алмый, пыскый гына,
    Бик тиздән сүнәр кебек.
    Әле калган хисләрне дә,
    Салкын көл күмәр кебек.

    Миңа җитми татлы сүзең,
    Колакка пышылдаган.
    Янәшәдә аркаң җитми.
    Салкыннан ышыклаган.
    Синсез тормыш ямен тапмыйм,
    Офыклар да тар гына.
    Дөньяда гүя яшәмим,
    Мин дөньяда бар гына.
    07.05.2020
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    10 марта 2020 в 18:25
    • Удалить
    Матурларның матуры син,
    Гүзәлләрнең гүзәле!
    Хәттә кояш сиңа карап,
    Шук елмая, күр әле!

    Кар эретә елмаюың,
    Тып-тып тама тамчылар.
    Агачлар да, дулкынланып,
    Бөреләрен ачтылар.

    Бар табигать сиңа карый,
    Бар табигать соклана!
    Тормышта яшәү яменең
    Сере синдә саклана.

    И Хатын-кыз, и гүзәл зат,
    Күңелнең хисле җыры!
    Сөюле назлы карашың,
    Йөрәккә бирә җылы!
    09.03.2020 ел
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    24 февраля 2020 в 18:59
    • Удалить
    Авылым

    Куян авылыма
    (Минзәлә районының иң матур җирендә урнашкан)

    Авылымның таулары юк,
    Чишмәләр ургып акмый.
    Көмеш күл дә, булмагачтын,
    Дулкынны ярга какмый.
    Аны кочып, карурман да
    Куенына алмаган.
    Зур елгалар янәшәдән
    Үзенә юл салмаган.

    Ә шулай да авылымның
    Урыны матур җирдә.
    Кыр-чәчәкләргә төренеп,
    Назлана талгын җилдә.
    Иркәләнә әрәмәле
    Киң болын кочагында.
    Кайталмыйсың шул болыннан
    Җиләк пеешкән
    Блог. Айрат
    15 февраля 2020 в 18:09
    • Удалить
    Төш

    Бертөн шулай төш күрәмен...
    Бик куркыныч.... Саташам...
    Имеш, гаять зур сәер кош
    Канны имеп маташа.
    Ташлаган тирән чокырга,
    Чыгармый беркая да.
    Көн дә килеп кан суыра,
    Тук тамырны таба да.
    Үтерми дә ул үземне,
    Тота кан эчәр өчен.
    Тик тереләр каны гына
    Арттыра икән көчен.
    Ашатуы, җан сакларлык
    Калдык - постык аш кына.
    Ризасызлык күрсәткәндә,
    Томшык төшә башыңа.
    Томшыгыннан агу тама,
    Аңны төреп
    Блог. Айрат
    7 ноября 2019 в 20:33
    • Удалить
    Йөрәгемә ямау салдың,
    Ярасы канаганда.
    Мине яхшырак аңладың,
    Үземә караганда.
    Тынычландым синең белән,
    Сызланудан арындым.
    Күңелнең кара күгендә
    Кояш янә кабынды.
    Күтәрдең төн пәрдәләрен,
    Яктылыкка юл ачтың.
    Һәм дә.., җитте! – дигән кебек,
    Минем тормыштан качтың.
    Ямау салдың, әмма ләкин
    Булмадым теләгеңдә.
    Сагыш тагын башын төртә,
    Ямаулы йөрәгемдә.
    07.11.2019
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    3 ноября 2019 в 20:11
    • Удалить
    Бар да үтәр

    Бу дөньяда бар да үтә,
    Үтәр сагыш та.
    Газапларың таралырлар
    Яңа табышта.
    Дәртле хистән ярсып тибәр
    Йөрәк тагын да.
    Күбәләкләр канат җилпер
    Синең җаныңда.
    Бар да үтәр, онытылыр,
    Тик түз беразга.
    Күңел кырын орлыкларга
    Ач син буразна.
    Матур гөлләр үссен анда
    Ямьләп тормышың.
    Иркен булыр, тирән итеп,
    Алган сулышың.
    Вакыт – дәва, бар да үтәр,
    Төзәлер йөрәк.
    Бу дөньяда яшим диеп,
    Яшәргә кирәк!
    03.11.2019
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    1 ноября 2019 в 21:18
    • Удалить
    Көз

    Кара көзнең кочагында
    Агачлар шәрә.
    Карлы-яңгырлы хисләрдән
    Күңел шәбәрә.
    Башны иңнәргә сеңдереп
    Әче җил исә.
    Карашыңның салкынлыгы
    Бәгырьне кисә.
    Калтырата, җылылык юк
    Кояш булмагач,
    Янәшәңдә аңлашырдай
    Кешең тормагач.

    Түбәләргә тияр – тимәс
    Болыт агыла.
    Соры күкнең сорылыгы
    Күчте җаныма.
    01.11.2019
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    29 сентября 2019 в 13:56
    • Удалить
    Беренче кар бик тиз эреп бетте,
    Лыҗырдады соры урамнар.
    Күңелләрдән хисләр югалдылар,
    Ак кар белән бергә туганнар...

    Кояш качты, көн дә сүрәнләнде,
    Болытлар да түбән йөзәләр.
    Салкын җилләр талкып агачларны,
    Соңгы яфракларын өзәләр...
    29.09.2019
    Айрат Шәйхетдинов
    Блог. Айрат
    22 сентября 2019 в 19:51
    • Удалить
    Сүнсәләр дә кайбер йолдызлары,
    Чиксез киңлегендә галәмнең.
    Ашмаса да чынга хыяллары,
    Йолдызларга баккан адәмнең.
    Мәрсияләмә күңел хисләреңне,
    Беркайчан да алар үлмиләр.
    Салкын җилдән туңып йомылса да,
    Наз җиленнән янә үрлиләр.
    Галәмдә дә төшми караңгылык,
    Кайбер йолдыз гына сүнгәннән.
    Яңалары туа өмет биреп,
    Сабыр итеп яши белгәннән.
    22.09.2019
    Айрат Шәйхетдинов