***
Гомер - мизгел, чаба гына...
Куып җитеп кара!
Еллар ташкыннарын ярып,
Хәтирәләр барлый-барлый,
Баштан миләр ага...
Сабый чаклар, үсмер чаклар,
Янып сөйгән чаклар...
Искә төшкән шатлыклардан,
Күңелдәге сагышлардан
Яшьләр тамачак ла...
Бәбкә саклау, печән өсте,
Юа, җиләк җыю...
Басуларда эшләп үстек,
Әткәй-әнкәй канат куйды -
Шуңа булдык кыю.
Укуда да сынатмадык,
Юллар озын иде...
Елларны да санамадык,
Гомерне дә санламадык,
Тормыш кызык иде...
Үзебез дә әти-әни,
Әби-бабай булдык...
Менә шулар сөендерә,
Тик картлыгы көендерә -
Никтер, күңел тулды...