Күңелдә көнчелек булса,
Син,дускай,бәхет көтмә.
Фәрештәләр канат кага
Андый күңелдән читтә.
Уңышка ирешим дисәң,
Үзең ихлас бул.
Сиңа язган ятка түгел,
Сиңа була ул.
Күршенекен тик үзеңә,
Лаек санама.
Мин лаек, дип, аңа карый
Үзең алдама.
Тиккә генә икәү түгел,
Иңдә фәрештә.
Алар бәя куеп бара
Кылган hәр эшкә.
hәр гамәлне,hәрбер уйны
Алып хисапка.
Кайсын әле алар табар
Лаек савапка.
Көнчелек тә, комсызлык та
Шайтаннан килә.
Шайтан колы булып яшәү,
Кирәкме сиңа?
Гамәлеңне, уйларыңны,
Китер тәртипкә.
Яшәрсең син дә шулчакта
Бәхетле,иркә...
Х.Гөлназ.