Җылы язым кая югалган.
Язның җылы көне,кая качкан?
Көз салкыны, аны орлаган!
Яз кояшым кая киткән диеп,
Яшен түгеп язым , елаган.
Әйләнә дә килә кара болыт,
Кояшымны кая яшерде?
Бозлы яңгыр бозын бәреп яуды
Аткан чәчәк туңып өшеде.
Өй түрендә үскән алмагачым,
Чәчәк атып , акка күмелде.
Чәчәгенә салкын карлар кунып,
Алмагачның яше түгелде..
Май ае да үтеп китеп бара,
Бишмәтемне әле салмадым!
Ситце күлмәк киеп,рәхәтләнеп,
Ялан аяк җирдә, йөрмәдем!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел,май ае.